Поздравления день учителя на татарском языке

Предлагаем самый полный список приятных слов на тему: "поздравления день учителя на татарском языке". Здесь вы точно подберете нужные фразы в прозе и стихах.

Изображение - Поздравления день учителя на татарском языке %D0%B0%D0%BD%D0%B0-%D1%8D%D0%BC-%D0%B1%D0%B0%D0%BB%D0%B0-326x245

Нәкь …… ел элек, Син — минем татлы җимешем, баллы балам — бу дөньяга аваз салдың! Аллаһы Тәгалә миңа иң кадерле буләк — Сине буләк […Укырга]

Изображение - Поздравления день учителя на татарском языке %D1%8D%D1%82%D0%B8%D0%BD%D0%B5-%D0%BA%D0%BE%D1%82%D0%BB%D0%B0%D1%83-326x245

Әтиемнең күркәм сыйфатлары Булса әгәр hәрбер ир-атта. Бар хатын-кыз көчле терәк тоеп, Яшәр иде, димен, рәхәттә! Сабыр холык, тынгы белмәс йөрәк, Уңган куллар — әти […Укырга]

Изображение - Поздравления день учителя на татарском языке Purple-little-flowers-spring_1024x768-326x245

Туган көнгә котлаулар Поздравления с днем рождения

Туган көн елга бер генә килә. Шушы елдагы бер көнне якыннарыгыз өчен тәэсирле һәм истәлекле итәр өчен, безнең сайттагы шигъри котлаулар һәм теләкләр сезгә ярдәмгә […Укырга]

Изображение - Поздравления день учителя на татарском языке %D0%BD%D0%B8%D0%BA%D0%B0%D1%85-%D1%83%D0%BA%D1%83-326x245

Шигъри юлларга салынган оригиналь котлаулар гадәттә матур һәм истә кала, күңелләрне кузгата торганнардан санала. Туй, никах котлауларын алдан ук открыткага язып тантанага алып бару хәерлерәк. […Укырга]

Изображение - Поздравления день учителя на татарском языке %D1%89%D0%BD%D0%B8%D0%B3%D1%89-326x245

Бүген безнең өчен зур бәйрәм. Безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез — әниебезгә … яшь тула. Кадерле Әниебез, без сине туган көнең белән чын күңелдән […Укырга]

Изображение - Поздравления день учителя на татарском языке %D0%BA%D0%BE%D1%80%D0%B1%D0%B0%D0%BD-%D0%B8%D1%85%D0%BB%D0%B0%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%BD-326x245

Корбан гаете мөбарәк булсын, һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен! Раббыбыз шушы көнне ихластан дога кылырга, корбан китерергә, рухи тынычлык […Укырга]

Изображение - Поздравления день учителя на татарском языке %D0%B8%D1%85%D0%BB%D0%B0%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%BD-326x245

Аллаһы Тәгалә кичәләр арасында Кадер кичәсен, көннәр арасында җомга көнен, айлар арасында Рамазан аен өстен кылды. Шушы айда изге Коръән иңә башлый. Башка айларда кылган […Укырга]

Изображение - Поздравления день учителя на татарском языке jq-net-326x245

Өй туена котлау / Поздравления с новосельем на татарском

Адәм баласына фарыз Үткәрергә өч туйны: Кызыл туйны, бәби туен, Өченчесе— соңгы юлга Зурлап озату туен. Пәйгәмбәребез сөннәте— Үткәрергә өй туен. Яңа йортның нигезе Корычтай […Укырга]

Изображение - Поздравления день учителя на татарском языке 50%D0%B5%D0%BB-326x245

Илле ел кулга кул тотынып Пар былбылдай гомер итәсез Бер-берегезгә аумас терәк булып Гомер йомгакларын сүтәсез Бүген сезгә карап сокланабыз Сезгә ихтирамыбыз арта Сез лаеклы […Укырга]

Изображение - Поздравления день учителя на татарском языке wedding-flowers-5-326x245

Туйда әти-әнигэ рәхмәт сүзе / Слова благодарности родителям на свадьбе на татарском

Ничек түләп бетерербез, Гомер биргән өчен безгә, Балам диеп янып-көеп Яшәгәнгә рәхмәт сезгә. Күпме генә рәхмәт әйтсәк тә без Бик аз булыр кебек күңелгә. […Укырга]

Изображение - Поздравления день учителя на татарском языке %D1%88%D0%B0%D1%85%D0%B8%D1%82-326x245

Мин бу туйда кәләш тарафыннан шәһит буларак, аны якларга тиешле. Мин шахит буларак, … не дөня мәшәкатләре белән вакланмаган, тапланмаган килеш, саф көе кияү […Укырга]

Изображение - Поздравления день учителя на татарском языке %D3%99%D1%82%D0%B8%D3%99%D0%BD%D0%B8%D1%82%D1%83%D0%B9%D0%B4%D0%B0-326x245

Туйда әти-әниләрдән котлау сүзләре / Поздравления родителей на свадьбе на татарском

Синең өчен, балам, синең өчен Ак таңнарның телим атканын, Сандугачлы таңын, кояшлысын, Чишмәләрнең чылтырап акканын. Синең өчен, балам, синең өчен Тынычлыгын телим җиремнең, Кагылмасын, берүк, кагылмасын […Укырга]

Изображение - Поздравления день учителя на татарском языке %D0%B1%D0%B0%D0%BB%D0%B0%D0%BB%D0%B0%D1%80-326x245

Балаларга телэклэр, котлаулар / Поздравления и пожелания детям

Изображение - Поздравления день учителя на татарском языке %D0%B7%D0%B2%D0%BE%D0%BD%D0%BE%D0%BA-326x245

Чәчләремә кунган күбәләкләр Балачагым болынында калды. Әй, мәктәбем, бүген бусагаңнан Зур тормышка ясыйм тәүге адым. Юк, шомыртлар түгел кочагымда, Ак канатлы ярсу хыялларым. Пар […Укырга]

Изображение - Поздравления день учителя на татарском языке %D2%97%D0%B8%D0%BD%D1%83-%D0%BA%D0%BE%D0%BD%D0%B5-326x245

Җиңү көне белән котлаулар / С днем победы на татарском

Ветераннар килә бәйрәмнәргә Кичәләргә, очрашуларга. Орденнары балкый Ә малайлар Карап тора әнә шуларга. Малайларга кызык Әнә алар Истәлекләр тыңлап утыра Тере батырларның батырлыгын Тыңлаулары үзе […Укырга]

Изображение - Поздравления день учителя на татарском языке %D1%89%D0%BD%D0%B8%D0%BB%D1%89%D1%80-%D0%BA%D1%86%D0%BD%D0%B5-326x245

Әниләр көненә котлаулар / Поздравления с днем матери на татарском

Әни-җирдә иң газиз,иң якын кеше,чөнки ул сине тудырган,күкрәк сөтен имезгән,җыр көйләп бишектә тибрәткән,беренче елмаюыңны күреп куанган,туган телне өйрәткән,халык моңын күңелеңә сеңдергән.Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап […Укырга]

Читайте так же:  Официальные поздравления с днем народного единства

Изображение - Поздравления день учителя на татарском языке d-vfhnrf-rjnkfe-326x245

Сигезенче 8 март халыкара хатын кызлар көне белән / Поздравления с 8 марта на татарском

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае — март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле әлеге айның иң матур иң олы […Укырга]

Изображение - Поздравления день учителя на татарском языке 10%D1%8F%D1%88-326x245

Күз карасы кебек кадерлебез, йөрәк парәседәй газизебезны яшь тулган көне белән котлыйбыз. мәктәпкә бик теләп йөри, яхшы билгеләренә генә укый, өйдә дә бик ярдәмчел. Гел […Укырга]

Изображение - Поздравления день учителя на татарском языке rgh-326x245

Бабабыз акыл иясе, Бабабыз уңган кеше. Нәрсәгә тотынса да, Һәрвакыт гөрли эше. Барыбыз ды сине, бабай, Чын күңелдән котлыйбыз. Бәхет-шатлык, сөенеч тулы Озын гомер […Укырга]

Изображение - Поздравления день учителя на татарском языке Kazan2-326x245

Яңа ел белән котлаулар, шигырьләр / Поздравления с новым годом на татарском

Сезгэ телэгем! Аппак карлар яуа салмак кына, Ашыкмыйча уйнап, чайкалып Табигатьнен олы булэге бу, Кабул итик эйдэ куанып. Ап-ак тоскэ кумеп жир-ананы, Яшерэ кук кара […Укырга]

Изображение - Поздравления день учителя на татарском языке tatarin

Татарские поздравления с днем рождения обычно начинаются с таких слов «Туган көн белән тәбрикләү». Используйте оригинальные татарские поздравления с днем рождения на татарском языке для коллеги. Он прекрасно вас поймет, если владеет этим языком.

Так же его можно использовать, чтобы удивить коллегу или сотрудника(учителя, врача).

Сезне бүгенге матур бәйрәм – туган көнегез белән чын күңелдән тәбрикләргә рөхсәт итегез!

Киләчәк тормышыгызда меңнәрчә бәхет-шатлыклар, корычтай саләматлек, эшегездә күптән-күп уңышлар телим (телибез). Бүгенгедәй сау, яшь, матур булып яшәгез!

Сезне җәваплы эшегездә зур уңышлар көтсен, сез – зур хөрмәткә лаеклы сәүдәгәр (эшкуар, тәбиб, укытучы, иптәш).

Сезнең туганыгыз (имя), туганнарыгыз (имена).

Позвольте от чистого сердца поздравить Вас с сегодняшним красивым праздником – днем Вашего рождения!

Желаем Вам на будущее тысячи радостей и счастливых событий, стального здоровья, больших успехов в работе. Оставайтесь таким (такой) же здоровым, молодым, красивым, как сегодня!

Пусть вас ждут только удачи в вашей ответственной работе – вы достойный всяческого уважения торговец (бизнесмен, врач, учитель, товарищ).

Ваш (и) родственник (и )…

Изображение - Поздравления день учителя на татарском языке tatar

Поздравление с днем рождения на татарском языке для друга:

Материал (9 класс) на тему:
Сценария на татарском языке “День учителя”

Изображение - Поздравления день учителя на татарском языке picture-592884-1427716556

Предлагаю вам сценарий для общешкольного мероприятия, посвященный Дню Учителя. Данный материал будет полезен классным руководителям, учителям музыки, педагогам – организаторам и заместителям директоров по воспитательной работе, так как каждый год в каждой школе проходят мероприятия, посвященные Дню Учителя.

Материал предназначен для учащихся 7-9 классов.

Алып баручы1 : Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар бәйрәмебезне башлыйбаз! Бүген көн кадагына бер проблема куела: мәктәп белән нишлибез?

Алып баручы2 : Дөрес! Кайчанга кадәр түзәргә була инде!

Алып баручы1: Чөнки без “Күңелле, кызыклы итеп укырга кирәк” дигән мәктәпнең иң мөхим уставларының берсен үтәмибез.

Алып баручы2: Ни өчен мин дәресләрне еш калдырам дип беләсез? Чөнки минем уңайлы мөмкинчелекләре булган урында организмның йоклыйсы килә. Парталарга башны салган килеш йоклау бик уңайсыз, беләсегез килсә! Укытучыларның кайберләре йоклаган укучыны уятырга батырчылык итәләр. Мин бу күренешне ямьсезлек дип атыйм!

Читайте так же:  Короткое поздравление с рождением дочки своими словами

Алып баручы1 : Сине вакытыңда уятмасаң, урындыгыңнан авып төшәрсең! Минем уйлавым буенча иң мөхим проблема: дәресләрнең күңелсез үтүе! Дәресләрдә көчле музыка яңгырарга тиеш, дискотека өлеше булса тагын да күңеллерәк булыр!

Алып баручы2: Мин проблеманы чишү юлларын тәгъдим итәм: димәк, мәктәпкә йөрергә мәҗбүр итәләр икән, уңайлы шартлар да тудырсыннар. Мәсәлән, раскладушка куярга кирәк!

Алып баручы1: Миңа мәктәптә сәламәтлек какшавы ошамый. Статистикага карагыз: укучыларда сколиоз, гастрит. Мин спорт залда бассен, ашханә урынына шашлык, туңдырма гына бирә торган ресторан ясап куяр идем.

Алып баручы 2 : Дәресләргә тукталып китик. Нәрсә укыйбыз бит ә? Берсе дә тормыш итәр өчен кирәк түгел. Мин күршеңнән күчереп язу,укытучының дәресен өзү, әти-әниләрдән ялганлап акча алу кебек дәресләр кертер идем.

Алып баручы1: Ярар, килешәм. Ә укытучылар белән нишләргә?

Алып баручы 2: Әйе, нишләргә? Математика укытучысы мәсьәлә бирем җибәргән иде. Әти шуны чишә алмыйча ярты савыт аналгин ашап бетерде. Әни әтинең кан басымын төшерә алмыйчы интекте. География дәресендә Вильнюс көнгерә токымы дигәнне аңлата дигән идем, укытучым кычкырып җибәрмәсенме?! Өй эшләре, кычкыручы укытучыларны өйләренә озатырга тәгъдим итәм.

Алып баручы1: Син, хаклы түгел . Өйләренә озатмыйк, тәрбиялик без аларны!

укучы: Нигә мин сайладым укытучы эшен?

укучы: Сынарга үземдә сабырлык көчен!

укучы: Нигә мин сайладым укытучы эшен?

укучы: Исән – сау үссен дип һәр сабый кешем!

укучы: Нигә мин сайладым укытучы эшен?

укучы: Һәр бала күрсен дип хезмәт җимешен!

укучы: Нигә мин сайладым укытучы эшен?

укучы: Күрмәсен дип беркем ана рәнҗешен!

укучы: Нигә мин сайладым укытучы эшен?

укучы: Гыйлем наданның ексын дип бишен!

укучы: Нигә мин сайладым укытучы эшен?

укучы: Намуслы явыздан булсын дип өстен!

укучы: Мин нигә сайладым укытучы эшен?

укучы: Булмасын дип көнче, көндәшем!

укучы: Нигә мин сайладым укытучы эшен?

укучы: Киңәшкә керсен дип миңа бар күршем!

укучы: Нигә мин сайладым укытучы эшен?

укучы: Һәрбер җирдә хаклык җиңсен өчен!

укучы: Нигә мин сайладым укытучы эшен?

укучы: Яшәргә, эшләргә, яшьнәтеп яшен!

укучы: Сорыйм олыгая барган саен

укучы: “Бир тагын ходай, сабырлык көчен!”

Бүген бәйрәм – Укытучылар көне.

Без буген мәктәбебездә армый-талмый хезмәт куючы, безнең күңелләребезгә яхшылык орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны- карадан, яхшыны- яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбызны хөрмәтләргә җыелдык.

Укучы: Укытучым! Гүзәл бәйрәмеңә

Телим шигырь бүләк итәргә.

Күңелемдәге олы рәхмәтемне

Изге теләгемне әйтергә.

Укучы: Укытучы, сердәш, киңәшчем Сез,

Һәрвакытта гадел, түзем дә.

Иң хөрмәтле, матур кеше булып

Каласыз Сез күңел түрендә.

Укучы : Укытучы, өмет һәм мәхәббәт

Саласыз Сез безнең йөрәккә.

Һәр сүзегез, акыл-киңәшегез

Зур ышаныч безгә, терәк тә.

Укучы : Укытучы, Сезгә сабырлаклар

Бирелгәндер, ахры, Ходайдан.

Бәхет, уңыш Сезгә юлдаш булсын

Мактаулы һәрбер юлларда

Укучы : Туган телнең моңын, бар тылсымын,

Җир йөзендә ниләр барлыгын.

Ни өчен кич кояш батуын

Якты йолдыщларның балкуын,

Укучы: Диңгез, океаннарны, күлләрне,

Иксез-чиксез галәм серләрен,

Агач, үсемлекләр, гөлләрне,

Африканың кайнар чүлләрен.

Укучы: Җырчы чишмәләрне, җилләрне,

Читайте так же:  Поздравление для водителя

Сандугачлы, җылы җәйләрне,

Тагын бик күп әллә ниләрне

Укытучым, Сездән өйрәндек.

Укучы: Укучы: Укытучы – тынгы белмәс кеше,

Җәй көне дә көзне сагына.

Балаларны уйлый иртә-кичен,

Һәркөн күзе мәктәп ягында.

Укучы : “Дәрес бирә” җиләк җыйганда да,

Су сипкәндә кичен бакчада.

Табигатҗкә чыгып, сирәк-мирәк

Бераз яллар итеп кайтса да.

Укучы: Кая инде аңа Сочи, Кырым,

Каян килсен шундый рәхәтлек?!

Ходай сәламәтлек бирсен диеп,

Эштән ала инде ләззәтне.

Укучы: Укытучы өчен уку елы –

Урак өсте, уңыш үстерү.

Мәшәкатьләр, борчу-шатлык белән

Һәрбер уку көнен уздыру.

Укучы : Хәерле юл сиңа, укытучы,

Изге булсын кылган гамәлең,

Булдыргансың, рәхмәт, молодец!дип,

Гел “бишлеләр” тезсен каләмең!

Алып баручы1 : Ялагайлар! Хаман без керткән законнарны үтәргә теләмиләр. Сез бит, дәресләр буе укытучының авызына карап утырасыз. Өегезгә кайткач та китапка кадаласыз. Менә безгә нишләргә? Укытучылар сезне түгел, безне ачулана. Минем, мәсәлән, уенга чыгып киткәч, кайтасым килми, арып кайткач йокым туймый, өй эшен дә әзерләмим, шуңа дәресләрдә игътибарсыз мин.

Алып баручы 2: Әллә үз законнарыбызны кертмибезме? Әйдә төзәләбез? Теләсәк безгә ярдәм итәрләр. Тәртибне үзгәртсәк,укытучылар безне гафу итәрләр. Алар һәрвакыт безнең кечкенә генә уңышыбызга чын күңелдән шатланалар, барлык ялгышларыбызны төзәтәләр.

Алып баручы1 : Кичер мине, укытучым,

Тынычлыгың алганым өчен.

Битараф булганым өчен.

Алып баручы2 : Кичер, сөйкемле йөзеңә

Җыерчыклар салган өчен

Икелеләр алган өчен.

Алып баручы1,2: Рәхмәт сиңа, укытучым,

Сабыр булып калган өчен,

Бар явызлыкны оныта,

Гафу итә алган өчен.

Безнең мәктәптә_____ укытучы бар. Һәрберсе үзенә якын булган фәнен сайлаган. Араларында башлангыч сыйныфларны, табигать – математика фәннәрен һәм гуманитар фәннәрне укыта торганнары бар.

Әйдәгез, аларны алкышлар белән сәламлик:

1. Исламова Диләрә Марс кызы

2.Закирова Фәридә Марат кызы

3.Фарукшина Илмира Абдуллиновна

4.Загитова Зинфера Ильяс кызы

5.Сахипгараев Илгиз Шәрипҗан улы

6.Загитова Ләйлә Азгар кызы

7.Адлер Эльвира Демьян кызы

8. Шайдуллина Лилия Лексон кызы

Укучы : Диләрә Марсовна!

Инженермы, врачмы ул, төзүчеме,

Нефтҗчеме, кырда иген игүчеме.

Акыллы һәм көчле булып

Килеп баса ил алдына

Шул чакта син чын күңелдән шатланасың,

Ул бит минем укучым дип мактанасың.

Диләрә Марсовна, Сез белем дип аталган корабльнең капитаны. Бәйрәм көнендә капитанның күңеле нинди хисләр кичерә”?

Концерт номеры: Бию

Укучы: – Хөрмәтле башлангыч класс укытучылары! Кеше гөмерендә гүзәл мизгелләр белән бәйле бер шәхес – аның 1 укытучысы була. Һәрберебезнең: олыбызның, кечебезнең мәңге хәтерендә ул.

Укучы : Әлифне таяк дип белми,

Беренчедән дүрткә чаклы

Истә әле каләм тоткан кулым

Бармый иде дәфтәр юлыннан

Өйрәттегез безне язарга сез

Тотып башта нәни куллардан.

Укучы : Адлер Эльвира Демьяновна!, Загитова Ләйлә Азгаровна!, Шайдуллина Лилия Лексоновна!

Яхшылыклар өчен рәмәт сезгә,

Һәрчак шулай белем бирегез.

Шатлыктан гел елмайсын

Әлифбаның хәрефләре аша

Сукмак салдың яшәү серенә.

Әнием – беренче укытучым,

Иң кадерле кеше күңел түрендә.

Укучы : Рәхмәт сезгә укытучыбыз,

Безнең яшь буынның

Йөрәгенә салдыгыз батырлык,

Күңеленә нур, теләгенә канат

Акылына бирдегез матурлык.

Авырлыклар бердә кичермәгез

Кыенлыклар бердә килмәсен.

Сезнең йөзегездә шатлык нуры,

Балкып торсын, мәңге сүнмәсен.

Укучы : Ак кәгаздәй сабый күңеленә,

Читайте так же:  Поздравления мужу с днем рождения смешные

Язмышларны башлап яздыгыз.

Өмет тулы күпме күзләргә сез

Яшәү чаткылары салдыгыз.

Кайгыртып гел кеше язмышларын

Безнең янәшәдә яшисез.

Ходай сезгә озын гомер бирсен

Рәхмәт сезгә чып-чын кеше сез.

Концерт номеры: Частушки

Укучы : – Бер вакыт дәрестә укытучы укучыдан сорый икән: – Мин юынам, син юынасың, ул юына – кайсы заманда?

Укучы нәрсә дип җавап бирә? (җавап әйтелә)

– Әйе. Чын күңелдән хөрмәт иткән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зенфира Ильясовна!. Сез гадел һәм тәрбияле булырга да өйрәтәсез. Үзегезнең күңел

җылысын да бирәсез. Һәр адымыбызны күзәтеп, төпле киңәшләрегез белән тормышыбызны бизәгән укытучыбыз сез.

Укучы : Уйларыгыз изге, сабыйларның

Күңеленә барып ялгана

Күпме хисләр кирәк алар өчен,

Ял-йокыңны онытып янарга.

Ил карты да сезгә башын иеп

“Мөгаллим” – дип зурлап эндәшә.

Яшьләр сездән матур үрнәк алып

Күркәмлеккә сезгә тиңләшә.

Укучы : – “Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, – дигән халык әйтеме Илгиз абыйга атап әйтелгәндер. Аның кулыннан килмәгән эш юк. Үзенең һөнәрен балаларга бирергә тырыша, тормышка яраклы ир-егет, хатын-кыз булып үсүләрен тели.

Укучы : Бәйрәмегезнең матур хәтирәсе

Күңелегездә калсын уеылып

Тәбриклибез Сезне чын күңелдән

Барыбыз да бергә җыелып.

Концерт номеры : Сценка

Укучы : Кая барма урыс теле кирәк,

Без ул телне ныклап өйрәндек.

Дәресләрдә урыс телендә без

Купме әкият, шигырь сөйләдек.

Хәркемгә дә бирелмәгэндер ул

Илмира апа төсле укытучы.

Урыс телен өйрәнгәнбез икән

Юкка тугел, юкка тугелдер.

Рәхмәт сезгә! Спасибо!

Ике телле иттегез.

Хөрмәтебез билгесе дип

Җырыбызны кабул итегез.

Концерт номеры җыр:

Укучы: -Безнең алыштыргысыз химия-биология укытучыбыз Зинаида Рифовна. Сезгә алдагы тормышыгызда яңадан яңа үрләр яуларга язсын. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар телибез.

Укучы: Күктәге йолдызлар кадәр,

Шатлыклар килсен сезгә.

Мәктәптә үткән һәр сәгать,

Куаныч бирсен сезгә.

Укучы : – Ул тыйнак кыз. Мәктәп бусагасын укытучы буларак атлап керә. Аны үзе укыткан кызлардан аеруы кыен. Аның күзләре балаларга җылы нурларын тарата.

Тарих, тарих, тарих дию белән

Куз алдыма Фәридә апа килә,

Әйтә кебек кузләремә карап,

Әйдә уткән параграфны сөйлә.

Сөйлә миңа, син шул хакта

Ниләр язалар китапта.

Укып булса да килдеңме?

Сорыйсымны син белдеңме?

Сезгә булган хөрмәтебез

Мәңге калыр йөрәктә.

Чәчәк букетыбыз Сезгә

Чын кунелдән, буләккә.

Концерт номеры: Җыр

Укучы: Хөршидә апа, Айсылу апа!

Сәлам биреп, йолдызлар да

Эшләпәсен салыр сезгә.

Балалык – яшьлек чаткысы

Һич сүрелми йөзегездә.

Һаман да япь-яшь булып,

Калырсыз сез безнең күңелдә.

Төрле яктан сагынышып

Кайтырбыз без сезне күрергә.

Концерт номеры: Вальс

( Әкрен генә көй яңгырый) Алып баручылар тезелеп шигырь юллары сөйлиләр.

Укучы: Сезгә карап сокланабыз һәрчак,

Күңелләрдә туа горурлык.

Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар

Безгә үрнәк булып торырлык.

Укучы: Туган якның ал таңнары сезгә

Бүләк иткән күңел аклыгын.

Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән

Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.

Укучы : Кайгырганда юатучы,

Безнең өчен ут йотучы,

Рәхмәт сиңа, Укытучы!

Укучы: Нинди генә теләк теләсәк тә,

Бик аз булыр кебек тоела.

Күпме игелекләр эшләдегез

Читайте так же:  Поздравление мальчика 3 года

Кешеләргә гомер буена.

Укучы: Артта калган якты эзегезгә,

Кылган эшегезгә таң калып,

Алгы көнегездә дә хөрмәт тоеп,

Яшәгез сез җирдә шатланып.

укучы: Дөнья тыныч, еллар имин булсын,

Йортыбызда булсын бәрәкәт.

Җан җылыгыз, саф күңелегез өчен,

Барыбыздан сезгә мең р ә х м ә т!

укучы: Укытучыларны тагын беркат һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек, әлбәттә инде, тырыш, акыллы укучылар телибез.

Как поздравляем с праздником? / Бәйрәм белән ничек котлыйбыз?

Прочитайте

— Сезне бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, уңышлар, бәхет һәм шатлык телибез.

— Поздравляем Вас с праздником! Желаем Вам здоровья, успехов, счастья и радости.

— Бәйрәм белән, кадерле дустым! Сиңа укуыңда уңышлар, мәхәббәт телим.

— С праздником, дорогой друг! Желаю тебе успехов в учебе, любви.

— Рәхмәт! Теләкләрең тормышка ашсын!

— Спасибо! Пусть сбудутся твои пожелания!

Кадерле дуслар! Сезне мәктәпне тәмамлавыгыз белән котлыйбыз!
Хөрмәтле Әнәс әфәнде! Сезне юбилеегыз белән котлыйм!
Дустым Сәрия! Туган көнең котлы булсын!
Фәрит һәм Фәридә! Туегыз мөбарәк булсын!
Хөрмәтле ветераннар! Сезне Җиңү көне белән ихлас күңелдән котларга рөхсәт итегез!

Ответьте

Сиңа кайсы бәйрәм күбрәк ошый? Бәйрәмдә кемнәрне котлыйсың? Бәйрәмнәрдә кемнәргә хатлар язасың? Сине кемнәр котлый? Җиңү көнендә кемнәрне котлыйлар? Россиядә Укытучылар көне кайчан була? Сез укытучыгызга нинди теләкләр әйтәсез?

Составьте диалог по образцу

— Әнием, сине 8 нче март бәйрәме белән котлыйм! Сиңа сәламәтлек, шатлыклар һәм бәхетләр телим!

— Бик зур рәхмәт, кызым, теләкләрең тормышка ашсын!

Прочитайте текст с поздравлением учителя

Хөрмәтле Алсу Дамировна!Сезне ихлас күңелдән Укытучылар көне белән котлыйм! Сезгә сәламәтлек, тормышыгызда һәм эшегездә уңышлар, бәхет телим. Укучыларыгыз Сезне һәрвакыт шатландырсыннар һәм яратсыннар!Укучыгыз Илнур.

7 нче гыйнвар – Раштуа бәйрәме. 7 января – праздник Рождества

23нче февраль – Ватанны саклаучылар көне. 23 февраля – День защитников Отечества
8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне. 8 марта – Международный женский день
1 нче май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме. 1 Мая — Праздник весны и труда
9 нчы май – Җиңү көне. 9 Мая – День Победы

Кадерле дуслар! Яңа ел котлы булсын! Сезгә яңа 2017 ел бәхет һәм шатлыклар алып килсен. Йортларыгызда тынычлык, эшләрегездә уңыш юлдаш булсын. Бәйрәм белән!

Кадерле әбием! Сине чын күңелдән Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Мин сиңа ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык белән тулы көннәр һәм күңел тынычлыгы телим. Хыялларың тормышка ашсын, бәхетле бул!

Яңа ел белән сезне, кадерле әти-әнием! Киләчәк ел сезгә бары тик бәхет-шатлыклар, сәламәтлек һәм яхшы вакыйгалар генә алып килсен! Әтәч елы уңышлы булсын! Мин сезне бик нык яратам!

Изображение - Поздравления день учителя на татарском языке 34534511
Автор статьи: Ксения Серебрякова

Добрый день! Меня зовут Ксения. Я уже более 8 лет занимаюсь организацией праздников и мероприятий. Я считаю, что являюсь профессионалом в своей области и хочу помочь всем посетителям сайта решать разнообразные задачи. Все данные для сайта собраны и тщательно переработаны для того чтобы донести в доступном виде всю требуемую информацию.

Обо мнеОбратная связь
Оцените статью:
Оценка 5 проголосовавших: 4

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here